Түбән Кама белгечләре күчмә семинарда катнашты.

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

    2016 елның 22 һәм 23 нче август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең КФУ Инжиниринг үзәгендә “ Муниципаль хезмәткәрләрнең эшлекле хат язуы” семинары узды.

    Семинар эшендә филология фэннэре кондидаты, Лев Толстой исемендәге КФУ институтының рус теле кафедрасы доценты – Алексей Бастриков һәм педагогик фәннәр кондидаты, гомуми лингвистика кафедрасы, татар филологиясе һәм мәданиятара багланышлар бүлеге, Габдулла Тукай исемендәге КФУ Институтының доценты – Фирүзә Сибгаева катнаштылар.

    Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе урынбасары Гөлназ Закирова һәм баш белгеч Елена Плаксина әлеге семинарда эшлекле хатлар өлкәсендә гамәли күнекмәләрен һәм белемнәрен арттырдылар. Уку нәтиҗәләре итеп, семинарда катнашканнарга сертификат тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International