Арча районында олы яшьтәге, 90, 95 яшьлек туган көннәрен уздыручыларны һәрдаим котлап киләләр.
Шушы көннәрдә Кысна авылында яшәүче Гөлбаһар Сәмигуллина, Кәче авылында яшәүче Суфия Җәләева 90 яшьлек, Хәсәншәех авылында яшәүче Факия Мәгъсүмова 95 яшьлек юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Үзләре заманында ир йортына килен булып төшеп, кайнана-кайнаталарга яхшы килен, ирләренә тугъры хатын булып гомер иткән апалар, бүген үз балалары, киленнәре тарафыннан кадер-хөрмәт күреп гомер итәләр.
Гөлбаһар апа төп нигездә улы Нургали һәм килене Гөлфирә белән гомер итә. «Улым бик әйбәт, киленем аннан да әйбәтрәк. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә балаларым, оныкларым, оныкчыкларым төп нигезгә җыелганда биш дистәдән артып китәбез.Оныгым да нәни бәби алып кайтып бүләкләде әле менә мине», — дип сөйли ул.
Суфия апа улы Разих гаиләсе белән гомер итә.
- 9 оныгым, 10 оныкчыгым бар. Үзем утыз елдан артык кайнанам белән яшәдем, 30 ел киленем белән яшим. Бик хөрмәт итәләр үземне, - дип сөйли Суфия апа.
Факия апа улы Рубин, килене Гүзәлия белән төп йортта яши.
- 6 балам булды. 9 оныгым, 5 оныкчыгым бар. Бик рәхәт тормышта яшим. Газет-журналлар күп укыйм. Авылда “корреспондент” кушаматы тактылар үземә. Бер урында тик утыра белмим, көн дә авыл урамнарын бер әйләнеп кайтам, - дип сөйли 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итүче Факия апа.