Мөслимдә Кояшлы Ык буйлары

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

2016 елның 22 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында үзәк район сырхауханәсе бинасын торгызу тәмамлануга багышланган тантанада катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов табибларны ремонт төгәлләнү белән котлады һәм, елдан-ел Мөслим матурая бара, дип белдерде: парклар һәм скверлар ачыла, социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Мөслим авылындагы яңа «Курай» паркында булды. Районның иң зур паркы музыка сәнгатенә багышлана. Объект актив һәм тыныч ял итү, балалар ялы зоналарына бүленгән. Мини-футбол, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнү өчен өч спорт мәйданчыгы бар. Ерак түгел сәхнә оештырылган, проект авторлары фикеренчә, бу урын музыка мәктәбе укучыларына хезмәт итәчәк, монда концертлар куелачак.    

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә Ык елгасы яр буен карап чыкты.  Территориядә ял итү, спорт һәм балалар зоналары корылган, җәяүлеләр һәм  велосипедчылар өчен юллар салынган.

Сылу яр буе яшь парларның  иң яраткан урынына әверелде, анда алар үз тормышларының иң яхшы мизгелләрен фотога төшерә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International