Югары Ослан муниципаль районында “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика акциясе

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

22 нче август көнне Яр Буе Моркваш авыл мəктəбендə “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясе уңаеннан 17 булачак беренче сыныф укучыларына уку әсбаплары белән букчалар тапшырылды. Бу акциядə Югары Ослан  муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һəм Татарстан Республикасы Дəүлəт Советы депутаты Хəлил Гиниятов катнашты. Бəйрəм чарасын укучылар: Сидрова Влада, Исхакова Асия һəм Исмагилов Ильһам хəзерлəделəр, булачак укучылар аларны көчле алкышлар белəн каршы алдылар.

Елмаеп, изге телəклəрен телəп Марат Зиатдинов һəм Хəлил Гиниятов балаларга уку әсбаплары белән букчалар тапшырдылар.

Бер укучыда игътибарсыз калмады. Ышанасы килə, бу көнне бүлəк алу, балаларның хəтерлəрендə озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International