2016 елның 20 август конендә Түбән Каманың 50 еллыгын бәйрәм итү кыйссасында шәһәребездә күләмле “Коляскалар парады – 2016” утте.
Узган шимбә, 20 августта, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 500 яңа туган яшь гаилә пары теркәлде. Алар Роман Андрей улы Серяков һәм Марина Андрей кызы Калякина булып чыкты.
2016 елның 20 август көнендә Түбән Каманың 50 еллык юбилее хөрмәтенә, шәһәрнең үзәк “Гаилә “ паркы ачылды.
6 яшьтән әти-әнисен югалтып, әби-бабасы тәрбиясендә үскән кызчык бүген 90 яшьлек юбилеен каршылый. Тормыш аны түземле, нык булырга өйрәтә, кече яшьтән хезмәт итә башлый, шуңа да аңа белем алу насыйп булмый. Сугышның ачысын татып кайткан ире Василий да иртә мәрхүм була, ә Александра Егоровнага 10 баласы белән тормыш көтәргә кала.
2016 елның 19 август көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 80 нче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар - Уразай авылы егете Гибадуллин Радик Дөбәрис улы хәм Иске Айман авылы кызы Шәйгәрданова Сөмбел Флүс кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гибадуллиннар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.
Фотография – ул уникаль күренеш, чөнки фотода башка беркайчан да кабатланмас вакыйгалар, кызыклы мизгелләр, йорәгеңә якын урыннар һәм затлар чагылыш ала. Фотосурәт безне үткәннәргә кайтара, алар безне яңадан булганнарны кичерергә этәргеч ясый. Яңа гаилә кору – законлы никах теркәү тантанасын фотосурәтләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. ГХАТ идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең барлык фотографларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!!!
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сарае һәм ГХАТ идарәсе белгечләре Россия үзәк банкының яңа 200 сум номиналы банкнотына Казанның символын урнаштыру Татарстан Республикасы акциясенә кушылды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Хайрутдиновлар гаиләсе үзләренең олы бәйрәмнәрен, бриллиант туйларын үткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чаткыларын сирпеп алар 60 ел бергә матур, тату гомер иткәннәр.
«Гаилә тормышы әлифбасы»: Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә эшләп баручы “Пар канатлар” клубы, гаилә корырга әзерләнүче яшьләр һәм аларның әти-әниләре белән әнә шундый темада очрашу үткәрде. Бүлек җитәкчесе Хәйретдинова Элфинур Вазых кызы яшьләр күңеленә барып җитәрлек рәвештә эчкерсез әңгәмә үткәрде. Очрашудан ата-аналар да, яшьләр дә канәгатъ калдылар.