6 яшьтән әти-әнисен югалтып, әби-бабасы тәрбиясендә үскән кызчык бүген 90 яшьлек юбилеен каршылый. Тормыш аны түземле, нык булырга өйрәтә, кече яшьтән хезмәт итә башлый, шуңа да аңа белем алу насыйп булмый. Сугышның ачысын татып кайткан ире Василий да иртә мәрхүм була, ә Александра Егоровнага 10 баласы белән тормыш көтәргә кала. Шулай да тормыш авырлыклары аны сындыра алмый, бүгенгесе көндә дә ул тиктормас бер җан инде – һәрвакыт хәрәкәттә.
Аны олы юбилее белән котларга район башлыгы урыбасары Алексей Сарафанов һәм җирле үзидарә башлыгы Алексей Храмов килделәр. Ә инде иң зур бүләк – бөтен балаларының да бергә җыелуы булды.