Түбән Кама шәһәренең “Коляскалар парады – 2016”

2016 елның 20 августы, шимбә

          2016 елның 20 август конендә Түбән Каманың 50 еллыгын бәйрәм итү кыйссасында шәһәребездә күләмле  “Коляскалар парады – 2016” утте.

           Йөздән артык гаилә Лемаев скверыннан алып Җину һәйкәленә юл тоттылар. Бары тик үзләренең уңган куллары ярдәмендә әти-әниләр балалрының коляскаларын күз явын алырлык әйберләргә әверелдергәннәр. Алар арасында пират корабле, хәрби самолет, трамвайлар һәм һәтта тутый кош та бар иде. Тубән Каманың яшь гаиләләре  узләренең креатив караш ияләре булуларын янәдән тасвирлап күрсәттеләр.

            Жюри әгъзалары арасында ГХАТ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гузәл Сагитова да бар иде.Куелган бурычларының авыр булуына карамастан,  жюри әгъзалары гаделлек белән җиңүчеләрне билгеләделәр: өченче урын – күгәрчен, икенче – трактор, ә беренче урынга һәр остановка турында һәбәр итә торган трамвай лаек булды. 

            “ Бүгенге көндә шушы матур коляскаларда утырган кечкенә түбәнкамылылар -  шәһәребезнең якты киләчәге”, - дип билгеләп үтте Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айдар Фаретдинов. Әлеге гүзәл бәәйрәмдә бүләксез беркем дә калмады, чәчәкләр бәйләме,акчалата буләкләр үз  хуҗаларына барып ирештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International