60 ел элек укылган никах чыннан да гомерле булып чыга. Сугыш кырларын әйләнеп кайткан Расыйх абый мунчали авылында туып-үскән Бибинур апаны үзенә пар итеп сайлый. Уңган-булган бу гаилә пары матур тормыш корып биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә балалары күрше Ульян өлкәсенең Ульян шәһәрендә гомер кичерсәләр дә һәр атна әти-әниләре янына кайтып аларга булышып китәләр. Гаиләдәге әти-әниләренең бер берсенә булган мөнәсәбәтләре, ихтирамы балаларында да тирән чагылыш тапкан: матур тату гаиләләр булып гомер кичерәләр. Әти-әниләренең шушы олы юбилейларына да алар тату бер гаилә булып җыелып, аларның шатлыкларын уртаклаштылар.
Шушы күркәм юбилей белән котларга районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә килгән иде. Алар матур бүләкләр белән район Башлыгы Шадриковның котлау хатын тапшырып, бу матур парга исәнлек, бәхетле матур көннәр теләделәр.