Бөгелмә ГХАТ бүлегендә 800нче сабый

2016 елның 21 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2016 елның 800нче нарасые тууы теркәлде. Бәхетле әти-әни сабыйларына Роман дип исем куштылар. Тәрҗемәдә исә бу исем “ныклы” дигәнне аңлата. Сабыйның сәламәтлекге нык булсын, тормышында һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын! Артем белән Динараны беренче балалары туу белән ихлас күңелдән котлыйбыз, гаиләләренә бәхет, иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International