ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

25 августа Болгар шәһәрендә район башлыгы Камил Нугаев гаилә парлары белән очрашты.


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Соңгы елларда Алабугада август аендагы туйларның күп өлеше Спасс ярминкәсе чорына туры килә. ЗАГСтан соң яшьләр Спасс чиркәвендә кәбен кыйдыру тантанасы уздыралар.

Ел башыннан Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 625 бала тууы теркәлде: 333 малай һәм 292 кыз. Август аеның иң популяр исемнәре: Сафия, Әминә, Ралинә, Зилә. Ата – аналар тарафыннан балаларга бик сирәк кулланыла торган Вильдан, Мумтозбегим, Сафина, Лев, Самина, Аэлита исемнәре кушылды.

Кичә, 2016 елның 23 августындаа Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең баш белгече Алсу Хәсәнова Яшел Үзәндә перинаталь үзәк ачылуына бер ел уңаенна видео сюжет төшерүдә катнашты.

 Минзәлә районы Усай авылында яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсе алтын туй көннәрен билгеләп үтте. Рәсим Вәли улы һәм Ракыя Хәмәт кызы Әхмәтшиннар күпләр өчен үрнәк гаилә.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 400нче пары үзләренең никахларын рәсмиләштерде. Евгения белән Юлияне гаилә туган көн белән ихластан тәбрик итәбез. Уртак тормыш юллары озын гомерле һәм бәхетле булсын, ә мәхәббәтләре көннән-көн ныгый барсын.

24 августта Апас районына эшлекле визит белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул капиталь төзекләндерелгән Морзалар авылы мәдәният йортын ачты,Апас урта мәктәбендә, “Салават күпере“ балалар бакчасында һәм үзәк хастаханәдә булды, районның электр челтәрләре коллективы белән очрашты.

         24 август көнне  Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлегендә Сиразеевлар гаиләсе Сираҗи улы Шамель  һәм Зəйми кызы Роза 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Бүген, 2016 нчы елның 24 август көнендә, Минзәлә ГХАТ булегендә шәһәребезнең 150 нче баласы теркәлде. Сидоренко Антон белән Анастасия гаиләсендә икенче бала, кызлары туды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International