Алтын туй

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

 Минзәлә районы Усай авылында яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсе алтын туй көннәрен билгеләп үтте. Рәсим Вәли улы һәм Ракыя Хәмәт кызы Әхмәтшиннар күпләр өчен үрнәк гаилә. Алар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр, бүген исә оныклар тәрбияләргә ярдәм итәләр. Хуҗәмәт авыл җирлеге җитәкчесе Рәсимә Касыйм кызы Әсхамова юбилярларны котлады, тырыш һәм үрнәк булганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Район җитәкчесе исеменнән “Рәхмәт хаты” һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International