24 август көнне Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлегендә Сиразеевлар гаиләсе Сираҗи улы Шамель һәм Зəйми кызы Роза 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
50 ел бергә гомер иткән Сиразеевлар гаиләсен “Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамиль Азизовта үзенең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары, туганнары,якыннары да кушылдылар.