Кичә, 2016 елның 23 августындаа Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең баш белгече Алсу Хәсәнова Яшел Үзәндә перинаталь үзәк ачылуына бер ел уңаенна видео сюжет төшерүдә катнашты.
Менә инде бер ел ГХАТ бүлеге белгечләре дәүләт теркәвен яңартылган бала тудыру йортында тормышка ашыралар. Аерым, уңайлы кабинет, эш урыны, кирәкле компьютер техника җиһазлары, яңа туган сабыйларны чыгару өчен зал - болар барысы да ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә сыйфатлы һәм вакытында дәүләт хезмәте буенча туу турында теркәүне һәм бала тормышында иң беренче һәм мөһим докуметны тантаналы рәвештә тапшыру, консультатив хезмәт күрсәтудә иң уңайлы шартларны тудыра.