Гаилә ул – җәмгыятьнең нигезе...

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

25 августа Болгар шәһәрендә район башлыгы Камил Нугаев гаилә парлары белән очрашты.

Очрашу “Болгар” кафесында, мул табын артында үтте. Җыелган кунакларны сәламләү сүзендә район башлыгы гаиләнең җәмгыятьтә нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

– Нинди генә чорда яшәсәк тә гаилә барыбер дәүләтнең нигезе булып тора, – диде ул. – Соңгы  вакытта гаиләнең кыйммәте артуы аеруча сөендерә. Боларның барысы да республикада алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә  мөмкин булды. Бездә клублар, мәктәпләр, хастаханәләр, спорт объектлары, торак йортлар һәм юллар төзүгә һәм ремонтлауга юнәлдерелгән социаль программалар тулы көч белән эшли. Уңай үзгәрешләрнең барысы да – тырыш хезмәт нәтиҗәсе, монда сезнең өлеш тә бар. Тырыш хезмәтегез, гаилә традицияләрен югалтмыйча, буыннан-буынга саклап килүегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Чараны алып баручылар бәйрәмгә чакырылган һәр гаилә белән таныштырып үттеләр. Мәсәлән, Үрнәктә яшәүче Мөсәвәрә белән Сәет Акзигитовлар гаиләсе авылдашлары арасында олы хөрмәт казанган. Килгән кунакны алар һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Бу гаилә  үзләренең өч баласын һәм тәрбиягә алган ике баланы үстереп, олы тормыш юлына чыгарган. Хәзер инде оныклары үз уңышлары белән дәү әти-әниләрен сөендерә.

Очрашуда катаншкан башка парлар хөрмәтенә дә җылы сүзләр, изге теләкләр күп әйтелде. Аларның барысына да истәлеккә сувенирлар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International