Бүген, 2016 нчы елның 24 август көнендә, Минзәлә ГХАТ булегендә шәһәребезнең 150 нче баласы теркәлде. Сидоренко Антон белән Анастасия гаиләсендә икенче бала, кызлары туды. Балага әти-әниләр Юлиана исеме кушты. Бу исемнең грек теленнән чыгышы “йомшак” дип белдерә. Бәхетле гаиләне чын күңелдән котлап, уңышлар, исәнлек саулык телибез.