Баулы шәһәрендә яшәүче Елизавета Малышева үзенең 90 яшьлек юбилеен иң кадерле кешеләре белән каршылады. Тормыш иптәше Антон Малышев белән тәрбияләп үстергән балалары, оныклары, оныкчыклары юбилярны чиксез хөрмәт итәләр, олылыйлар.
Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Габидуллиннар гаиләсе үзләренең олы бәйрәмнәрен, сапфир туйларын үткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чаткыларын сирпеп алар 45 ел бергә матур, тату гомер иткәннәр.
Анда район башлыгы Равил Кузюров, район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнаша. Авыл җирлекләрендә узган очрашулардан күренгәнчә, соңгы елларда район авылларында вәзгыять күпкә яхшырган. Һәр авыл җирлегенең характеристикасы – демография, авыл хуҗалыгы, төзелеш, социаль өлкә уңай якка үзгәргән.
2016 нче елның 24 августында Республика көне алдыннан Сарман муниципаль районында Солтановлар, Гараевлар, Корбангалиевлар, гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
2016 елның август уртасында Яшел Үзән шәһәре муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шатлыклы вакыйга билгеләп үтелде – ике сыңар балалар, Дилбәр һәм Дилә Хәйруллиннарның тууы. Бу кызлар 2016 елда Яшел Үзән муниципаль районында теркәлгән уникенче пар ике сыңар балалар булдылар.
Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан никахлашу Сараенда “ 50 мәхәббәт юбилее” пректы кыссаларында туй юбилейларын котлау дәвам итә.
30 август – шәһәребез көне якынлашып килә, аны бәйрәм итү искиткеч булачак.
Бәйрәмгә җыелган авыл халкын һәм килгән кунакларны Ким авыл җирлеге башлыгы Равил Гыйсмәтов котлады һәм нык сәламәтлек, иминлек, күңелле ял итүләрен теләде.
23 августта Алабуга ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре булачак сайлауларга багышланган митингта катнаштылар.
23 августта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева район киңәшмәсендә гражданлык хәле актларын теркәүгә анализ ясап, чыгыш ясады.