2016 елның август уртасында Яшел Үзән шәһәре муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шатлыклы вакыйга билгеләп үтелде – ике сыңар балалар, Дилбәр һәм Дилә Хәйруллиннарның тууы. Бу кызлар 2016 елда Яшел Үзән муниципаль районында теркәлгән уникенче пар ике сыңар балалар булдылар. Дилбәр һәм Дилә – әти-әнисенең гаиләдә икенче һәм өченче бала, шуңа күрә аларның тууы белән гаилә “күп балалы гаилә” мактаулы статусын алды һәм алар шундый категорияле гаиләләр өчен дәүләт куйган барлык мөмкинлекләр белән файдаланырга мөмкин. Сабый балалар, табиблар күзәтү һәм игътибар астында булганга күрә, үзләре туу тантанасында катнашмасалар да, ГХАТ бүлегенең баш белгече, Хәсәнова Алсу, бу гаиләне тәбрикләп узды һәм изге теләкләр белән бәхетле әтигә балаларның туу таныклыгын тапшырды.
Агымдагы 2016 нчы ел Яшел Үзән шәһәре ике сыңар балалар тууына бай булды, чөнки сигез ай эчендә унике пар ике сыңар балалар теркәлгән, ә узган 2015 ел эчендә биш пар гына теркәү үтте.