“ 50 мәхәббәт юбилее” Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә алтын юбилей.

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

     Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан никахлашу Сараенда “ 50 мәхәббәт юбилее” пректы кыссаларында туй юбилейларын котлау дәвам итә.

     2016 елның 24 август көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә төп залында Юрий Иванович һәм Людмила Семеновна Воробьевларның алтын туй юбилее узды. Әлеге гаилә өчен бу үзенчәлекле . гаиләне котларга барлык туганнары, балалары, оныклары җыелды. Бәйрәм барышында юбилярлар бик күп җылы сүзләр, теләкләр кабул иттеләр. Шулай ук Түбән Кама ГХАТ идарәсенең хөрмәт китабчна кулларын куеп, хөрмәтле юбилярлар исеменә лаеклы булдылар.

     50 ел эчендә бер беренә карата җылылык, хөрмәт һәм мәхәббәтләрен саклап калулары безнең барыбыз өчен дә зур үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International