Сарман муниципаль районында ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

2016 нче елның 24 августында Республика көне алдыннан Сарман муниципаль районында Солтановлар, Гараевлар, Корбангалиевлар, гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Район башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Ю.Р. Исмәгыйлева, район пенсия фонды җитәкчесенең урынбасары Л.А. Баһманова гаиләләрне котладылар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Барлык әти-әниләргә, балаларга иминлек, мул тормыш, иң җылы теләкләрен җиткерделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Ә. Вәлишина әниләргә көч һәм сабырлык, нәниләргә сәламәтлек, нык булып үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International