Хезмәт ветераны юбилее

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче Елизавета Малышева үзенең 90 яшьлек юбилеен иң кадерле кешеләре белән каршылады. Тормыш иптәше Антон Малышев белән тәрбияләп үстергән балалары, оныклары, оныкчыклары юбилярны чиксез хөрмәт итәләр, олылыйлар.

Елизавета Малышева ерак Байал артында туып үсә, сугыштан соңгы аврлыкларны ул үз җилкәсендә күтәрә.

Аннан аны язмыш Тольятти шәһәренә китерә, күп еллар автомобиль төзү заводында эшләп лаеклы ялга китә ул. Хезмәт ветеранының 39 ел стажы бар.

Ветеран үзенең озын гомерен якыннарының хөрмәте белән бәйли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International