Чаллыда бүген тантаналы рәвештә Кыңгырау күперенең яңартылган чаңнар белән стела ачылды.
Әлеге тарихи вакыйгага балалы яшь гаиләләр һәм Кама веломарафоны катнашучылары шаһит булдылар.
2016 елның 10 сентябрь "Көзге игелек атнасы" акциясенең "Моя7я" көнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, юбилей гаиләне тантаналы рәвештә хөрмәтләү узды.
2016 елның 9 нчы сентябрендә Район мәдәният йортында “Бөтенроссия татар гаиләсе” фондының – 10 еллык юбилее уңаеннан “Пар канатлар” кичәсе оештырылды. Бәйрәмгә озак еллар бергә тигез гомер кичергән, дус һәм тату, хөрмәткә лаек, җәмгыятебезгә сокланып карап торырлык кызлар-уллар үстергән гаиләләр чакырылды. Кичәдә катнаштылар: Галиевлар Миңгол Вагыйз улы hәм Федосия Иван кызы гаиләсе.
Хәсән Мостафа улы Ягъяев һәм Асия Җәүдәт кызы Суиндикова бергә утыз ел гомер кичереп, “энҗе” туйларын Лениногорск шәһәре ЗАГС теркәү бүлегендә билгеләп үтәргә дигән карарга киләләр.Ике кешенең тормышы 30 елда үрелеп барып энҗе кебек ныгып өлгереп җиткән.Гаиләдә бик әйбәт мөстәкыйль ике бала һәм ике онык. Хәсән Мостафа улы һәм Асия Җәүдәт кызы хөрмәтле юбилярлар кенәгәсендә теркәлделәр.
2016 нчы елның 10 нчы сентябрь көнендә Саба муниципаль районы Көек авылында яшәүче Шаһи Гайфетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен тормыш иптәше, балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады.
“Көзге игелек кылу атнасы” акциясе кысаларында 2016 елның 9 нчы сентябрендә ГХАТ хезмәткәрләре игелек көне акциясендә актив катнаштылар.Әлмәт шәһәренең ЗАГС бүлеге мөдире Амирова Г.Р. мөмкинлекләре чикләнгән коррекцион мәктәп балаларына, клоун чакырып, күңелле бәйрәм оештырды.
"Көзге игелек атнасы" Акциясе кысаларында 2016 елның 8 сентябрьдә, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендән тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм Пенсия фонды идарәсе вәкелләре белән оештырган бәйрәм чарасы ,10 Яшел Үзән гаиләсе чакырылды.
Никах теркәү бүлеге белгечләре алар белән “гаилә байлыклары” күрсәтмә әсбаплары ярдәмендә, ничек “нәсел агачын” яки үзеңнең шәҗәрәҗне төзү турында әңгәмә үткәрделәр. “Үткәннәрне хәтерләмәгәннең киләчәге юк” дигән борынгылар. Әңгәмәнең азагында укучыларга гадиләштерелгән “нәсел агачын” төзергә тәкъдим иттеләр.
13 саны бәхетсезлек китерә, диләр. Ә менә Баулыда яшәүче Нургалиевләр гаиләсендә иң шатлыклы вакыйгалар шушы сан белән бәйле. Хәер, бәхетләренең сере санда гына түгел, әлбәттә. Бәхет ачкычын алар илле ел буе кулларыннан төшермичә саклыйлар. ЗАГС бүлегендә хөрмәтле парны гаилә тормышының алтын юбилее белән тәбрикләделәр.
1 нче октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Менделеевск районында быел Өлкәннәр айлыгы игълан ителде.