Актаныш районы Чуракай авылы тыл ветераны Насипова Тәрҗимә Миргалим кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район башлыгы Ф. М. Камаев тапшырды.
Агымдагы елның сигез аенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 10 пар игезәкләр тууы теркәлгән. Җиде гаиләдә кызлар дөньяга килсә, өчесендә – малайлар.
2016 елның 14 сентябрендә Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә өйләнешүче парлар агач утыртуда үзләреннән өлеш керттеләр. Агач утырту - яшәешкә беренче адым.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2016 елның 8 айлык йомгаклары буенча авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар алдында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды. Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.
Бүген Биектау районының Яшь-Көч авылында яшәүче Емельянова Аннага 105 яшь тулды. Туган көне белән аны район башлыгы Рөстәм Калимуллин, Дачный авыл җирлеге башлыгы Руслан Ямалиев котладылар. Анна Ивановна озак еллар намуслы эшләгәне өчен күп бүләкләргә лаек. Кунакларны мул һәм бәйрәм табыны артында каршы алдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады.
"Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә катнашу йөзеннән, Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булып кайттылар.
КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.
"Көзге игелек атнасы" кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, туган шәһәр тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясау максаты белән, биредәге тарихи-мәдәни мирас музеена экскурсия ясадылар.
Корбан гаетенең максаты кешеләрнең күңелендә шатлык-сөенеч хисләре уятуга гына кайтып калмыйча, халыкта, бигрәк тә яшь буын вәкилләрендә мөхтаҗларга мәрхәмәтлек, әти-әнигә, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирам-хөрмәт хисе тәрбияләүне дә күз уңында тота.
Азнакай районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы, хөтбә укылды, борынгыдан килгән гадәт буенча дин тотучылар корбан чалдылар.