"Көзге игелек атнасы" кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, туган шәһәр тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясау максаты белән, биредәге тарихи-мәдәни мирас музеена экскурсия ясадылар. Экскурсовод Романов күпере төзелеше, Яшел Үзән шәһәре тарихының барлыкка килүе һәм үсеше, 30 нчы елларда һәм катлаулы Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәр халкы тормышы турында бик кызыклы сөйләде. Аеруча кызыксыну ЗАГС хезмәткәрләрендә музей экспозицияләре, экспонатлар бүлеге уятты.