Республика мөселманнары олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтте

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Корбан гаетенең максаты кешеләрнең күңелендә шатлык-сөенеч хисләре уятуга гына кайтып калмыйча, халыкта, бигрәк тә яшь буын вәкилләрендә мөхтаҗларга мәрхәмәтлек, әти-әнигә, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирам-хөрмәт хисе тәрбияләүне дә күз уңында тота.

Азнакай районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы, хөтбә укылды, борынгыдан килгән гадәт буенча дин тотучылар корбан чалдылар.

Бу көнне «Чатыр тау Арена» спорт комплексында районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме буенча ел саен оештырыла торган 800 кешелек хәйрия ашы уткәрелде. Мәҗлескә шулай ук Азнакай нефтьчеләре, 60 предприятие-оешма үз өлешен керткән. Биредә 120 волонтер хезмәт куйды. Алар арасында ЗАГС бүлеге белгечләре дә бар иде. Хәйрия ашына мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы абый-апалар, авыл имамнары һәм аларның шәкертләре, мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелган иде.

Сәламәтлеге аркасында мәҗлескә килә алмаган райондашларыбызга бүләкләр өйләргә йөреп тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International