«Моя7я»

2016 елның 11 сентябре, якшәмбе

2016 елның 10 сентябрь "Көзге игелек атнасы" акциясенең "Моя7я" көнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, юбилей гаиләне тантаналы  рәвештә хөрмәтләү узды.

Гаилә - ул төп таянычы тормыш чыганагы, әхлак, мәхәббәт, хөрмәт, нигезе, тынычлык  хисләре идеалларының җәмгыятьтә төп чыганагы. Еллар узуы белән җәмгыятьтә, гаиләдә нинди үзгәрешләр булып узсада ул кеше өчен ышанычлы причал булып кала, анда ул көч һәм куәт хисләрен узләштерә. Бары тик нык гаиләдә генә лаеклы буынны тәрбияләп була.

Гарифуллины Рафаил Шәйхулла улы һәм Фирая Шангаай кызы Гарифуллиннар бергә 50 бәхетле ел тормыш итәләр,  алар еллар аша үз мәхәббәтен, аңлау, бер-берсенә тугрылыкларын алып баралар. Алар бергә сикелтәле тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып атлап баралар.

Тантаналы һәм дулкынландыргыч рәвештә "алтын" юбилярлар Яшел Үзән районы юбилярлары китабында  узләренең имзаларын куйдылар һәм бер-берсен котладылар.Бик күп җылы котлаулар сүзләре якыннарыннан яңгырады.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлева, юбиляр парга рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Танатнаны валып баручы Екатерина Романова, юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер, туганнары һәм якыннары ягыннан игътибар теләде.

Бәйрәмдә иске һәм изге җырлар яңгырады: «Один раз в год сады цветут», «Люди встречаются, люди влюбляются...», «Мы желаем счастья вам».

Бәйрәм бик мәрхәмәтле, куаныч һәм дулкынландыргыч булып узды. Ышанып калабыз, ул барлык катнашучыларның йөрәгендә озакка калачак диеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International