Коррекцион мәктәп-интернатта игелек көне

2016 елның 9 сентябре, җомга

    “Көзге игелек кылу атнасы” акциясе кысаларында 2016 елның 9 нчы  сентябрендә ГХАТ хезмәткәрләре игелек көне акциясендә актив катнаштылар.Әлмәт шәһәренең ЗАГС бүлеге мөдире Амирова Г.Р. мөмкинлекләре чикләнгән коррекцион  мәктәп балаларына, клоун чакырып, күңелле бәйрәм оештырды. Бәйрәмнән соң ул балалар белән кешеләрнең тугрылык, хөрмәт, игелек, яхшылык сыйфатлары турында әңгәмә алып барды. Гүзәл Рәисовна балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.Барлык укучылар бик тә кәнәгать калдылар. Иң мөһиме, балаларның күңелләрендә, яхшылык кылу дигән сыйфат бик тирән эз калдырды,хәтта алар девиз да уйлап тапканнар: ”Игелек кыл һәм игелегең сиңа әйләнеп кайтыр”!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International