“Бөтенроссия татар гаиләсе” фондына – 10 ел

2016 елның 10 сентябре, шимбә

2016 елның 9 нчы сентябрендә Район мәдәният йортында “Бөтенроссия татар гаиләсе”  фондының – 10 еллык юбилее уңаеннан “Пар канатлар” кичәсе оештырылды. Бәйрәмгә озак еллар бергә тигез гомер кичергән, дус һәм тату, хөрмәткә лаек, җәмгыятебезгә сокланып карап торырлык кызлар-уллар үстергән гаиләләр чакырылды. Кичәдә катнаштылар: Галиевлар  Миңгол Вагыйз улы hәм Федосия Иван кызы гаиләсе. Быел җәй 75 яшьлек юбилейларын алар бер үк көнне билгеләп үттеләр, чөнки инде озак еллар икесе бер җан, бер тән, үрнәк гаилә булып яшиләр.  Мамадыш шәhәрендә гомер итүче Вахит hәм Наилә гаиләсен котларга бу бәйрәмгә 9 баланың биредә яшәүче 6-сы килгән иде. Гөлзәйнәп һәм Әхмәтсафа Мостафиннар. Аларның өлкән уллары - эзтабар язучы Шаһинур Мостафин һәм аның сеңелләре – бүгенге кичә кунаклары. Мәдәният хезмәткәрләре - Гөлназ һәм Рөстәм Гыйниятовлар быел көмеш туйларын билгеләп үткәннәр. Ике талантлы уллары да сәнгатькә битараф түгел. Гөлназ - район мәдәният йортында эшләп килүче ветераннар хоры һәм “Зиләйлүк” вокал ансамбле җитәкчесе, Рөстәм - Яруллинар исемендәге сәнгать мәктәбе укытучысы. Кече Кирмән авылыннан килгән Әлфинур апа һәм Хамис Мөбарәкшиннар 60 ел тигез канат кагып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Көмеш Күлдә яшәүче Фаимә һәм Илнар Мотыйгуллиннар авылда, ата-баба нигезен таркатмыйча, туганнары бергә  җыелып, 27 ел бергә гомер кичерәләр. Үзләренең ике балалары янына тагын ике бала тәрбиягә алганнар.

“Бөтендөнья татар гаиләсе” фондының башкаручы директоры, “Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы”, югары категорияле табиб Миләүшә Гайфуллина йомгаклау сүзе белән чыкты: “Бүген Мамадыш җирлегендә искиткеч очрашуның шаһиты булдым, барысы өчен дә зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International