90 яшьлек юбилей

2016 елның 10 сентябре, шимбә

 2016 нчы елның 10 нчы сентябрь көнендә Саба муниципаль районы Көек авылында яшәүче Шаһи Гайфетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен тормыш иптәше, балалары, онык­лары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Аны юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н., социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М.М., хуҗалык җитәкчесе Нуриев А.Г. килгән иде. Һәркайсы Шаһи бабайга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International