ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Абдулла Исхак улы һәм Рәзимә Миннемөхәммәт кызы Исмагиловлар тормыш корып бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр. Котлауларга Менделеев муниципаль районының ГХАТ бүлеге коллективы да кушылды.

Юбилярыбыз Балтач районының Куныр авылында яши, күп еллар шушы авыл да яшь вакытында- клуб модире, кибеттэ сатучы булып, «Якты юл» колхозында секретарь, кладовщица һәм төрле эшләрдэ эшли.

Әни - иң газиз, якын һәм кадерле кеше. Кайчагында аны бәйрәмнәрдә генә искә төшерәбез. Ә бит аңа шулай үк назлы сүз кирәк һәм һәр көн ул белергә тиеш, элеккечә үк балаларына кирәк һәм аны яраталар. 

2016 елның 26 нчы ноябре көнне ЗАГС бүлегенең  тантаналы теркәү залында Аналар бәйрәме уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде. 

Узган атнада билгеләп үтелгән Әниләр көне уңаеннан Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин аналар белән очрашып, район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын ирештерде.

“Кояштан башка гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет була алмый, хатын-кыздан башка мәхәббәт юк, әнидән башка шагыйрҗ дә батыр да юк. Дөньяның бөтен шатлыгы әниләрдә” дип язып калдырган Алексей Максимович Горький.

Яңа Чишмәнең Чернышевский урамы, 44 йортта  “Балалар сәнгать мәктәбе” һәм ЗАГС бинасы төзелеп бетә. Төзелешнең заказчылары:: ГКУ «ТР төп инвестицион-төзелеш оешмасы», ГУП «ТАТИНВЕСТГРАЖДАНПРОЕКТ».Подрядчигы : ООО «Шешмастрой», директор Сабиров Ш.Ш.

Шимбә көнне, 26 ноябрьдә, Казанның, мәдәни-күңел ачу комплексы "Пирамида" да  XII финал гаилә конкурсы "Нечкәбил" булып узды. Күп балалы , дини гаилә , мәхәллә  Алексий гаиләсе –Маташовлар жину  яулады.

Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче хезмәт ветераны Татьяна Сахаровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Аны әлеге истәлекле көн белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм танышлары котлады.

24 ноябрьдә ГХАТ бүлегендә "гаилә нигезләре" дәресе булды. 5 нче мәктәп 10 нчы сыйныф укучылары кунакка килделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International