Алексеевск бистәсеннән күп балалы Маташовлар гаиләсе “Нечкәбил” Республика конкурсында җиңүче булды

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 26 ноябрьдә, Казанның, мәдәни-күңел ачу комплексы "Пирамида" да  XII финал гаилә конкурсы "Нечкәбил" булып узды. Күп балалы , дини гаилә , мәхәллә  Алексий гаиләсе –Маташовлар жину  яулады.

Жиңүгә бу тату гаилә  озак вакытлар барды. Республикабызнын 43 гаиләсе арасыннан утеп һәм тагын 11 конкурсант аша узып Маташовлар гаиләсе  финалист исеменә лаек булды.  "Пирамида" кунел-ачу комплексына утеп керер алдыннан, алар  төрле чараларда катнаштылар, күпсанлы интернет-тавыш алуда, конкурсларда ижатларын тәгдим иттеләр. Тамашычалар бары тик безнекеләргә жан атты, ә жюри әгъзалары бертавыштан Байлар –Сабасыннан Галимовлар  гаиләсе белән беррәттән Маташовларны сайладылар!

   Гаилә "Русь колокольная" дип аталган тамаша белән , барсын да тан калдырдылар. Чыгыш ясау өчен Ирина Болгар һәм Казан шәхәреннән яшь православие дини вәклләрен чакырган : Максим Волков, Артем Гаранин, Иван Шаповалова. Яшь звонарьларь: Георгий Курятников һәм Антон Тарасов Алексевск бистәсенен чиркәуеннен махсус кынгырау чынларын  янгырату  приборларында көй янгыраттылар. Кызлар матур биюләрен тәгьдим иттеләр.

Тамашычалрны тагын шунысы тан калдырды : иерей Илья узенен тормыш иптәше белән байкер- мотоциклда сәхнәгә чыктылар. Алар артыннан  балалары да юл тотты.

      Шулай ук Ирина Маташова «Рухият» номинициясенә дә ия булды! Конкурснын партнерлары, спонсорлары жинучегә төрле буләкләрен тапшырдылар.

     Конкурс  безгә бик күп нәрсәгә өйрәтте, - ди  биш бала анасы Ирина Маташова. Мәсәлән, вальс, танго биюен өйрәндек. Бу конкурс төш кебек кенә, барсы да бик матур узды! - Әлеге бәйге тагын бер кат безнен гаиләне берләштерде, Аллахы төгәлә булышлыгы белән без зур жинугә ирештек, рәхмәт барсына да!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International