Чын күңелдән котладылар

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче хезмәт ветераны Татьяна Сахаровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Аны әлеге истәлекле көн белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм танышлары котлады.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткасын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләме һәм төрле бүләкләр тапшырдылар. Унынчы дистәне ваклаучы Татьяна Алексеевнага озак еллар дәвамында намуслы эшләгәне, башкаларга үрнәк булганы өчен рәхмәт әйттеләр, җан тынычлыгы теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International