Шушы көннәрдә Абдулла Исхак улы һәм Рәзимә Миннемөхәммәт кызы Исмагиловлар тормыш корып бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр. Котлауларга Менделеев муниципаль районының ГХАТ бүлеге коллективы да кушылды.
"65 ел бер береңә олы хисләр — кадер, хөрмәт, ихтирам уятучы дата. Гомер иткәндә сез туплаган тормыш тәжрибәсе — ул башкалар белән дә уртаклаша торган иң кыйммәтле хәзинә.
«Шушы олуг бәйрәмегез белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез, сезне алдагы көннәрдә дә сәламәтлек ташламасын, ә зирәклек hәм акылыгызга тирә-юньдәгеләр соклансын!» - диде бүлек башлыгы Ф.В. Козырева үзенеңкотлавында.