Узган атнада билгеләп үтелгән Әниләр көне уңаеннан Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин аналар белән очрашып, район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын ирештерде. Шулай ук, ул тагын бер күңелле миссияне башкарды: Рамил һәм Ләйлә Хаҗиморатовлар гаиләсендә яңа туган игезәк сабыйларга туу турындагы таныклыклар тапшырды. Үзешчән артистлар кунакларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Очрашу дулкынландыргыч һәм чын мәгънәсендә эчтәлекле булды.