Әни - иң газиз, якын һәм кадерле кеше. Кайчагында аны бәйрәмнәрдә генә искә төшерәбез. Ә бит аңа шулай үк назлы сүз кирәк һәм һәр көн ул белергә тиеш, элеккечә үк балаларына кирәк һәм аны яраталар. Ананы хөрмәтләп һәм тагын бер кат искә алып азнакайлылар мәдәният йортына җыелдылар. Әниләр көненә багышланган кичәдә район башлыгы Шәйдуллин Марсель барлык әниләрне шушы күркәм көн белән котлап китте. Бу бәйрәмдә хатын-кызлар-әниләрдән башланган хезмәт династияләрен аерым блог итеп хөрмәтләп киттеләр. Алар арасында Сагитовлар һәм Салифовлар - педагоглар династиясе, Шахибҗановлар - бухгалтер династиясе, Подаваловлар -нефтьчеләр династиясе бар иде. Мәдәният бүлеге коллективы алар өчен искиткеч матур концерт бүләк итте.