Юбилярыбыз Балтач районының Куныр авылында яши, күп еллар шушы авыл да яшь вакытында- клуб модире, кибеттэ сатучы булып, «Якты юл» колхозында секретарь, кладовщица һәм төрле эшләрдэ эшли. Ире Галиуллин Вагидулла Галиулла улы белән 1948 елда өйләнешәләр, 48 ел бик матур гомер кичерәләр, 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Ләкин сугыш ветераны булган Вагидулла абый 1996 елда вафат була. Бүгенге көндә Бибинәгыймә апа ялгызы түгел, ул кече улы Рашит , килене Флүзә гаиләсендә тәрбияле булып тыныч кына гомер кичерә, 13 онык hәм 14 оныкчыгы кәдер-хөрмәт күрсәтеп аны сөендерәләр. Гомер буе колхозда тир түккән Бибинәгыймә апаны котларга район башкарма комитеты җитэкчесе Рамил Шакиров, “Якты юл” хуҗалыгы директоры Раиф Хәкимов, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина килделәр. Рамил Шакиров дәүләтебез Президенты В.В.Путинның котлау сүзләрен җиткерде hәм истәлекле бүләк тапшырды.Башкаларда аның сүзенә кушылдылар, җылы теләкләрен әйттеләр.