2017 елның 18 гыйнвар көнне, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма Комитетының ведомство ара комиссиясе, әхлакый һәм патриотик тәрбия буенча утырышында, ГХАТ Идарәсенең бу юнәлештә нәтиҗәле эш башкаруын билгеләп үтте.
Алабуга караусыз калган инвалидлар йортында Дарья Ивановна Александрова 90 яшьлек юбилеен уздырды. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Салихов, оештыру бүлегеннән Гүзәл Таҗиева килде. Алар юбилярны район башлыгы исеменнән котладылар, бүләк тапшырдылар.
Шушы көннәрдә Яңа Бүләк авыл җирлегенә караган Күктәк-Мирсәет авылында яшәүче Рәшидә әби Мирсәетова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котлап рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.Рәшидә әби бүгенге көндә дә авыл тормышында актив катнаша. Авыл, район күләмендә үткәрелгән концертларда чыгыш ясый. Кадерле Рәшидә апа, син безнең горурлыгыбыз, бәхетле озын гомер сиңа!
Яңа өйләнешүчеләр Шакировы үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2017 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.
Сөнчәледән күп балалы Ивановлар гаиләсе җиденче һәм сигезенче булып игезәкләр – Миша һәм Коля дөньяга килгән.
Яшь гаиләләр – Аюповлар һәм Карповларның беренче сабыйлары – озак көтеп алган Ясминә һәм Карина дөньяга аваз салган.
Кем өчендер 2017 елның 17 январе – календарьнең гап-гади көне, ә кем өчендер – көтеп алынган туй көне. Бүген безнең Зәй районы ГХАТ бүлегендә дүрт гаилә теркәлде. Алар үзләренең сөю хисләрен законлы никах җепләре белән беркетте. Яшь парларны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Тормышлары гомерле, бәхетле һәм матур булсын! Ә никах өчен сайланган көн аларга иң шатлыклы көн истәлеге булып калсын.
17 гыйнвар көнне, Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә ,тантаналы рәвештә, 2017 елның 100-нче бала теркәүе узды.
2017 елның 17 гыйнвар көнендә Никахлашу Сараеның төп залында кышкы каникуллардан соң беренче "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды. Проект-презентация 8-нче мәктәп һәм №14 лицей 5 сыйныф укучылары өчен уткәрелде.
Мөслим мунипаль районы Башлыгы Әтиләр советы проектын актив рәвештә тормышка ашыра. 2017 елның 17 январь көнне Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 3 б сыйныфы укучыларын Муллин Рамил Хәмзә улы үзенең хезмәт урынына экскурсиягә чакырды. Әлеге матур очрашуда Мөслим районы башлыгы администрация бинасының кече Һәм зур залларын күрсәтеп, анда нинди очрашулар булуы, җирлеккә кагылышлы проектларның шушында тууы турында сөйләде. Рамил Хәмзә улы балаларны үзенең эш урыны, кабинеты белән таныштырды. Балаларга Мөслимебез турында күп кенә кызыклы мәгълүмат бирде, аларга яхшы укырга, тырыш Һәм үҗәт булырга киңәш итте.
Курмала авылында гомер итүче Гөлбикә Гомәр кызы Җиһаншина да үзенең 90 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Гөлбикә апа Курмала авылы кызы. Авылдашы Гарифҗан ага белән 1953 елда өйләнешеп, 51 ел бергә гомер кичергәннәр. Гарифҗан ага 81 яшендә вафат була. Алар икесе дә гомер буе Ленин исемендәге колхозда эшлиләр. Тормыш иптәше 35 ел тракторчы булса, Гөлбикә апа терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыга. 7 бала – 3 кыз, 4 ул тәрбияләп устерәләр. Бүгенге көндә барысы да исән-саулар. Төп йортта улы Мансур һәм килене Гөлбану белән 16 онык, 13 оныкчыгы янәшәсендә, кәдер-хөрмәттә гомер кичерә.