ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада иң популяр исемнәр Ясмина, Диана, Полина, Александр, Карим, Тимофей; иң сирәк исемнәр: Анисия, Эрнест, Франческа, Лидия, Эйя, Сельвия, Агата, Дияр, Маркус, Лина.

14  январьдә күп балалы Бочковлар гаиләсендә унөченче бала дөньяга килде. Яңа туган Аврораның 2 абыйсы һәм 11 апасы бар инде.

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе регионның эре дини берләшмәләре: Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Рухи идарәсе белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады.

   2017 нчы елнын 19 нчы январь  көнендә "Саба дулкыннары" радиосында Саба муниципаль районы башкарма  комитетының  ЗАГС булеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова  чыгыш ясады. Ул радио тыңлаучыларны ЗАГС бүлегенең 2016 нче елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

       18 январь көнне Ютазы районы  Урыссу бистәсендә 2017 елның 01 январь көнендә дөньяга килгән  Афанасьева Злата Александр  кызына  туу турында таныклык һәм бүләк тапшырылды. Бу матур, бәхетле гаиләне   районның  ГХАТ бүлегенә чакырдылар һәм бүлек хезмәткәрләре алар өчен онтылмаслык бәйрәм ясадылар.

       – Бездә 25 еллык юбилейларын үткәргән парлардан башлап юбиляр парларны хөрмәтләү йоласы бар, – дип сөйли ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина. – Районда берничә дистә ел бергә гомер кичергән бәхетле парлар күп. Юбилярларны хөрмәтләү 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә, 15 май – Бөтенроссия гаилә көнендә, 30 август – Татарстан суверенитеты көнендә һәм 18 декабрь – ЗАГС органнары туган көнендә уздырылачак.       Тантаналы чараларга балалары белән һәм төрле яшь һәм буыннар төшкән гаилә фотолары күргәзмәсен оештыру да планлаштырыла.

       Мамадыш районы Түбән Кыерлы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-төчесен татып, колхоз эшләрендә зур хезмәт куйган  тыл ветераны Борханова Миннегөлсем  Гариф  кызы  үзенең  90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул кызы Нурисә тәрбиясендә Алабуга районы Чыршы авылында матур гына гомер кичерә.

Алабугада 2017 елда иң беренче бала 1 гыйнварда 13.00 сәгатьтә дөньяга килде. 3870 гр, 55 см. ир бала Мөхәмәтҗановлар гаиләсендә, Иске Юраш авылыннан. Әти-әниләр яңа туган балага Булат исеме куштылар.

Алабуга шәһәре буенча 1 нче номерлы акт язмасында Кәрим исемле малай теркәлде. Яңа туган нәниләрне кайнар котлыйбыз.

16 январь Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары     белән очрашу үткәрелде. 

Дәрестә 31 һәм 33 нче номерлы мәктәп укучылары булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International