Аврора- күп балалы Бочковлар гаиләсендә туган уникенче бала.

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

14  январьдә күп балалы Бочковлар гаиләсендә унөченче бала дөньяга килде. Яңа туган Аврораның 2 абыйсы һәм 11 апасы бар инде. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң, баланың әнисе Ольга Ивановна Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык алды. Ольга Ивановна һәм  Евгений Николаевич 1992 елда өйләнешкәннәр һәм инде 24 ел бәхетле гаилә корып яшиләр. 2015 елның апреленнән Бочковлар гаиләсе Әлмәттән Казанга күчеп килде. 

Ольга Ивановна һәм Евгений Николаевич 13 баланың әти-әнисе генә түгел, алар әле әби белән бабай да.

Ольга Ивановна сөйләве буенча, һәр көн гаиләдә кызыклы вакыйгалар булып тора. Алар ире белән барысын да бергәләп эшлиләр, аларның зур гаиләсе яңа йортта дус һәм тату яшәргә өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International