Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 498 сабый теркәлде: 260 малай һәм 238 кыз. Иң кечкенә бала 1130, ә иң зуры – 4750 грамм. Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 42 яшь.

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу атнада иң популяр исемнәр Ясмина, Диана, Полина, Александр, Карим, Тимофей; иң сирәк исемнәр: Анисия, Эрнест, Франческа, Лидия, Эйя, Сельвия, Агата, Дияр, Маркус, Лина.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 167 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 81, каләшкә – 60 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International