ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Пушкино поселогында яшәүче Сәрвәрия Шакур кызы Яһудинаны  якыннары, балалары белән бергә район башлыгы Равил Кузюров да котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды. 

           Тормыш hәр кешене үзенчә сыный. Бу сынауларны җиңеп чыгу, Аллаh тарафыннан бирелгән гомереңне намус белән hәм лаеклы итеп уздыру бар кешегә дә бирелмәгәндер ,мөгаен. Ә мондый кешеләр белән очрашу узе бер вакыйга.
           Менә тагын бер мәртәбә Тубән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Хәмизуллин Рөстәм Җиhангир улы, ветераннар рәисе Нигмәтуллина Римма Нури кызы юбиляр – Түбән Тәкәнештә гомер итүче Хөснетдинов Мөхәммәд Мирза улын хөрмәтләделәр. Ул 1927 елның 25 нче гыйнварында дөньяга килгән , тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны. Ана бу елны 90 яшь тула.



"Сезне чын күңелдән кадерле һәм әһәмиятле вакыйга – көтелгән сабый дөньяга барлыкка килүе белән котлыйм!" - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлаулыры шулай башлана.

Татьяна көне уңаеннан чибәр кызлар белән асыл егетләр, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә җыелып, король һәм королева исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә исә жюри әгъзалары булу бәхете тәтеде. Егетләр һәм кызлар бәйрәм киемнәре белән таң калдырып һәм вальс биюендә әйләнеп кенә

2017 елның 25 гыйнварендә Сарман район музеенда “Минем шәҗәрәм – Моя родословная” дип  исемләнгән бәйгенең йомгаклау өлеше узды. Аның максаты – яшь буында патриотик хис тәрбияләү, гаилә белән бергәләшеп үзенең тамырларын, туганнарын өйрәнү. Җиңүчеләргә оештыручыларның Дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды.


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 23 январендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Пикуслар гаиләсендә берюлы ике кыз туу теркәлде.

Бәхетле әти күптән көтелгән кызлары туу шатлыгы белән уртаклашты, аларга Ксения һәм Дарья исемнәре кушылды!

    Бүгенге көндә әти -әниләр үзләренең балаларына, башкалардан аерылып тору нияте белән, гадәттә булмаган исемнәр куялар. Мамадыш районында да шундый бер бала туды, анын исеме – Таhә. Тәрҗемә иткәндә - сәлам, котлау, изге теләк, сәләт дигәнне анлата. Таhә исеме Мамадышнын  ГХАТ булегендә әле беренче очрый. Мондый гадәттә бумаган исем белән аны әтисе –Илнур атаган.  
    Бәхетле гаиләне уллары туу белән котлыйбыз. Җан җимешегез тәүфыйклы, шәфкатьле hәм бәхетле сабый булып үссен.

24 гыйнвар көнне  Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə тантаналы чара  булып үтте. Гаилəлəрендə  сабый  бала туган,  ике бəхетле гаилəгə, туу турында таныклык һəм  истəлекле бүлəклəр тапшырдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова бу бəхетле гаилəлəрне   балалары туу белəн котлады. Аларга бəхет,уңышлар,нык гаилə учагы, сабыйлар исəн- сау, таза,матур  булып үсеп үзлəренең əти-əнилəрен сɵендерүлəрен теләде.

         24 гыйнвар көнне  Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Наталья Кадырова авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш үткәрде. Җыелышта гражданнар хәле актларын теркәү, үлем  актын  вакытында теркәү сорауларлары каралды. 2016 елның еллыгына эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды.

2017 елның 18 декабрь көнендә Россиянең ЗАГС органнары оешканнана 100 ел булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International