90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Пушкино поселогында яшәүче Сәрвәрия Шакур кызы Яһудинаны якыннары, балалары белән бергә район башлыгы Равил Кузюров да котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.
Сәрвәрия Шакуровна тормыш иптәше Габделхәй Афзалович белән 70 ел бергә бәхеттә, шатлыкта яшәп, 7 бала тәрбияләп үстергән. Бүген ул 14 онык һәм 10 оныкчыгына шөкерана итә.