90 яшь

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

           Тормыш hәр кешене үзенчә сыный. Бу сынауларны җиңеп чыгу, Аллаh тарафыннан бирелгән гомереңне намус белән hәм лаеклы итеп уздыру бар кешегә дә бирелмәгәндер ,мөгаен. Ә мондый кешеләр белән очрашу узе бер вакыйга.
           Менә тагын бер мәртәбә Тубән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Хәмизуллин Рөстәм Җиhангир улы, ветераннар рәисе Нигмәтуллина Римма Нури кызы юбиляр – Түбән Тәкәнештә гомер итүче Хөснетдинов Мөхәммәд Мирза улын хөрмәтләделәр. Ул 1927 елның 25 нче гыйнварында дөньяга килгән , тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны. Ана бу елны 90 яшь тула.
           Мөхәммәд Мирза улы бик күп хезмәт куйган. Ул “Тәкәнеш сельсхозтехника”сында бензовоз шоферы булып эшләгән. Бер ялгызы тора, үз баласы булмаган. Кирәк вакытта аңа күршеләре Зөлфия белән Кәбир Нуриевлар булыша. Ул мондый ярдәмчеләре булуына бик шат.
          
           Кунаклар юбилярга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк бирделәр,Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгының җибәргән хатыннан  котлау сүзләрен укыдылар. Теләкләре бик куп булды, ә иң мөһиме – ныклы сәламәтлек, шушындый ышанычлы адымнар белән йөзгәчә җитү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International