Бөгелмә ГХАТ бүлегендә студентлар балы

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Татьяна көне уңаеннан чибәр кызлар белән асыл егетләр, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә җыелып, король һәм королева исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә исә жюри әгъзалары булу бәхете тәтеде. Егетләр һәм кызлар бәйрәм киемнәре белән таң калдырып һәм вальс биюендә әйләнеп кенә калмыйча, төрле конкурсларда катнашты, матур сөйләүдә ярышты һәм бер-берсенә мәхәббәт аңлатты. Балның король һәм королевасы булып Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студентлары Сергей Казаков белән Анастасия Тамулеевич танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International