ГХАТ бүлеге әйдәп баручы белгече Айгөл Ильясова Азнакай шәһәренең 6 нчы мәктәп балалары алдында «Семьяведение» курсы буенча чыгыш ясады. Нык һә м сәламәт гаиләдә генә сәламәт, акыллы, тормышка яраклы балалар тууын һәм тәрбияләнүен аңлатты. ГХАТ бүлегенең быел 100 еллыгын каршы алуын да билгеләп үтте. Төрле милләт балалары укыган бу класс, белгечне бик кызыксыну белә н тың лады. Уз гаиләсенең фотосүрәтен күрсә теп, укучылар әти-әниләре турында да сөйләде. Укучыларга бу очрашу бик ошады.
Безнен Мамадыш районы ЗАГС бүлекчәсенең икенче этажында да шундый фотозона ачылды,ул үзеннән мәхәббәт һәм бәхет бөркелгән гаилә учагын тасфирлый.
Бөрбашта яшәүче Кәшифә апа Исрафилова 20 гыйнвар көнне гомер бәйрәмен- 90 яшьлек Юбилеен билгеләп үтте.
2017 елның 23 нче гыйварендә Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим авылында гомер итүче Вәлимөхәмәтова Тәзкирә Вәлимөхәмәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Тәзкирә ханымга саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.
Апас районы Янгилде авылының кып-кызыл булып чәчәктә утыручы гөлле йортта Миңлебанат әби Нуртдинова яши. Аңа 23нче январьда 95 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды. Сатламыш авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев та изге теләкләрен җиткерде. Минҗиһан әби дә күрсәтелгән игътирам һәм ихтибарга олы рәхмәтен ирештерде.
Актаныш районы Пучы авылы тыл ветераны Галләмова Оммаханә Хади кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
2017 нче елнын 23 нче гыйнваренда Яңа Чишмә районы Чертуш авылында тыл хезмәтчәне Сафиуллина Нәфисә Загидулла кызы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Юбилярны Шахмай авыл җирлеге башлыгы, хатын–кызлар Советы рәисе котладылар. Нәфисә Загидулла кызынын тормышы җинелләрдән булмый. Сугыш харафатларын да, авырлыкларны да күп күрергә туры килә. Гомере буена авылда фермада эшли. Бер малай устерә. Хәзергесе көннәрдә авылнын хөрмәтле ак әбисе ул.
2017 елның 23 гыйнвар көнне никахлашу Сараеның төп залында чираттагы "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды. Әлеге дәрес 33-нче номерлы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен һәм Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан Идел Буе федераль округы кадетлар корпусының укучылары өчен узды.
2017 елның 23 гыйнварында йомгаклау коллегиясендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече Венера Нуриевага Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының, РТ Министрлар кабинетының ЗАГС Идарәсе мактау грамотасы тапшырдылар.
2017 елның 23 гыйнварында "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү буенча 2016 елгы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында" Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.