Апас районы Янгилде авылының кып-кызыл булып чәчәктә утыручы гөлле йортта Миңлебанат әби Нуртдинова яши. Аңа 23нче январьда 95 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды. Сатламыш авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев та изге теләкләрен җиткерде. Минҗиһан әби дә күрсәтелгән игътирам һәм ихтибарга олы рәхмәтен ирештерде.