2017 елның 23 гыйнвар көнне никахлашу Сараеның төп залында чираттагы "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды. Әлеге дәрес 33-нче номерлы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен һәм Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан Идел Буе федераль округы кадетлар корпусының укучылары өчен узды.
ЗАГС Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова укучыларга гаилә законнары нигезләре турында, граждан хәле актларын теркәү органнарының эш үзенчәлекләре, кеше һәм җәмгыять тормышында гаилә мөһимлеге роле турында сөйләде.
Укучылар дискуссиягә актив катнашты, күп сораулар бирделәр. Алар шулай ук яңа туган балаларның популяр исемнәре турында, тантаналы чаралар турында кызыксындылар.
Исегезгә төшерәбез, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" – бу ГХАТ Идарәсе һәм Түбән Кама муниципаль районың Мәгариф Идарәсенең, “Җаваплы ата-ана" муниципаль программа кысаларында, уза торган уртак проект.