2017 елның 23 гыйнварында "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү буенча 2016 елгы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында" Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхразиев Васил Габтелгаязович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасарлары Ларионова Татьяна Петровна һәм Ратникова Римма Атласовна, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Шакиров Минсәгыйть Закирович, министрлык һәм ведомстволар, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, Татарстан Республикасы ГХАТ идарәсе/бүлекләренең җитәкчеләре һ. б. катнашты.
Үз чыгышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы 2016 елга йомгак ясады, Татарстан Республикасында демографик хәлне, тармак үсеше перспективаларын һәм бу елга куелган бурычларны билгеләде.