Бөрбашта яшәүче Кәшифә апа Исрафилова 20 гыйнвар көнне гомер бәйрәмен- 90 яшьлек Юбилеен билгеләп үтте.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бөрбашта яшәүче Кәшифә апа Исрафилова 20 гыйнвар көнне гомер бәйрәмен- 90 яшьлек Юбилеен билгеләп үтте.  
Юбилярыбыз Кәшифә апа Исрафилова бар гомерен туган авылына багышлаган ветеран. Ул колхозда авыр хезмәт юлы үтеп,” Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек булган.Бөек Ватан сугышы ветераны Галләм абзый белән 1948 елда тормыш корып, 11 балага гомер бүләк иткәннәр. Шул батырлыгы өчен Кәшифә апа "Герой Ана" медале бирелгән. Тик кызганыч, бөек анага бала югалту кайгысын да кичерергә туры килгән. Беренче баласы Хатим 9 яшендә су алганда коега төшеп һәлак булса, тагын бер Вакыйф исемле улы 2014 елда вафат була.  
Галләм абый белән алар 58 ел бергә парлы гомер итәләр. Тормыш иптәше 2006 елда 85 яшендә гомер куя. Күркәм, бердәм гаилә бу зур югалтудан соң әниләрен ялгыз калдырмыйлар. Юбилярыбыз ул-кызларына, килен-кияүләренә, 20 оныгы белән 22 оныкчыгына чиксез рәхмәтле. "Әле ярый, һәр көн саен килеп хәлебезне белеп, ярдәм итеп торган җиде кызым бар!" дип куана Кәшифә апа.  
Әбиләренең олуг юбилее уңаеннан оныклары бүләккә бергәләшеп фоторамка һәм гаилә альбомы эшләтәләр. Бу үзенчәлекле бүләк үз эченә 4 буынны берләштергән күркәм нәсел шәҗәрәсе булып тора. Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, "Бөрбаш" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов һәм Бөрбаш авыл җирлегеннән Вәсилә Хәйруллина килде. Алар мөхтәрәм ветераннарны туган көннәре белән ихластан котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Юбилярларга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын һәм бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International