24 гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə тантаналы чара булып үтте. Гаилəлəрендə сабый бала туган, ике бəхетле гаилəгə, туу турында таныклык һəм истəлекле бүлəклəр тапшырдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова бу бəхетле гаилəлəрне балалары туу белəн котлады. Аларга бəхет,уңышлар,нык гаилə учагы, сабыйлар исəн- сау, таза,матур булып үсеп үзлəренең əти-əнилəрен сɵендерүлəрен теләде.