Студентлар көне уңаеннан (ягъни изге Татьяна көне), безнең бүлек хезмәткәрләре шәһәребезнең барлык студентларына ишекләрен ачты.Бүлек мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова ярдәмчеләре белән берлектә үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көндә ГХАТ бүлегенә килүчеләрнең gosuslugi.ru. порталы аша гариза бирү мөмкинлеге бар. Чөнки без йомыш белән килүчеләргә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүгә омтылабыз. Бүлек хезмәткәрләренең эшчәнлеге җитди караш, бик зур игътибар һәм бүгенге көн кануннарын белүне таләп итә.
60 ел бергә торган Гимаевлар гаиләсен Чубар-Абдул авыл җирлеге башлыгы Фәтхетдинов Нияз Әдгать улы, Азнакай муниципаль районы авыл хуҗалыгы башлыгы котлады. Шушы күркәм бәйрәм белэн Хазиәкбәр абый белән Назимә апаны коллегалары, дуслары һәм туганнары да тәбрикләде.
Яшь гаилә мәктәбе кысаларында Чистай районы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина никахлашырга гариза бирүче яшь парлар белән әңгәмәләр үткәрде.Гаилә тормышы нигезләре, ата-ана җаваплылыгы, конфликтлы хәлләрне бетерү, гаилә бюджеты һәм башка мәсьәләләрне өйләнешергә теләүче парлар зур кызыксыну белән тыңладылар.
Район башлыгы исеменнән юбилярны Олы Кайбыч авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин котлады. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның иң изге теләкләре язылган тәбрикләү открыткаларын, бүләк тапшырды. Балачак дусты, бугенге кондә район ветераннар советын җитәкләүче Әлфия Закирова иң изге теләкләрен җиткерде.
25 гыйнвар көнне Зәй районының Поповка авылында алтмыш ел бергә гомер итүче Макловлар Иван Петрович һәм Нина Владимировны котладылар. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Поповка авылы башлыгы Руслан Хабибуллин Макловлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.
Бүген Биектаунын ЗАГС бүлегендә Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Аңа икенче баласын алып кайткан Рамия Ибраһимовага һәм өченче баласына тормыш биргән Лилия Сөләймановаларга ия булдылар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина әниләрне балалары туу һәм ана капиталын алуга хокук бирә торган сертификат алу белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чарада Биектау районы Пенсия фонда җитәкчесе урынбасары Рөстәм Салихов катнашты.
Алексеевск районы ГХАТ бүлегендәге архивында язма бар. Татьяна исемен беренчеләрдән булып, 1919 елнын икенче сентябрендә Алексеевск районы Сергиевск авылында яшәуче Хохловлар гаиләсендә Андрей Григорий улы хәм Мария Василий кызы гаилә сендә кыз бала туа, шундый матур исемне беренчеләрдән кушалар.
Сарман районы Рантамак авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны Вахитов Тимергали Миннебай улы 25 январь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары җыелган иде. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.
2017 елның 25нче январеннән башлап бала туу актын теркәгәндә әти-әнигә туу таныклыгы белән бергә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресы да тапшырыла. Мондый котлауны бүген Каюнов Вячеслава Валерий улы һәм Оксана Алексей кызы гаиләсенә уллары Серафим тууы уңаеннан беренче тапкыр тапшырдык. Яңа туган балага якты, матур гомер юлы телибез. Тормышының һәр мизгеле бәхет һәм шатлыкта узсын!
25 гыйнвар көнне Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Рахматуллиннар гаиләсенә уллары Кәрим туу уңаеннан ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты тапшырылды. Сабыйның әтисе Ринат Шәүкәт улы рәхмәт сүзләрен әйтте һәм хатны истәлек кебек сакларга сүз бирде.